4 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан башкаласында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла
11 ноябрьдә Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк. Шәһәр халкы җылылык һәм су белән тәэмин итүдәге вәзгыятьләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дөрес исәпләмәү, шулай ук идарә итүче оешмалар эшендәге хокук бозулар турында хәбәр итә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.
-
Яңалыклар
Казан Кремлендә «Динамо» боксчыларын бүләкләү тантанасы узды
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан башкаласында Татарстан Республикасы «Динамо» җәмгыяте боксчыларының халыкара дәрәҗәдәге уңышларына багышланган тантаналы чара узды.
-
Яңалыклар
Казан вертолет заводы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яңа вертолет тапшырды
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан вертолет заводында җитештерелгән яңа Ми-8МТВ-1 вертолеты алды. Ул кешеләрне эзләү һәм коткару, медицина эвакуациясе һәм янгын сүндерү, шулай ук тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йөкләр һәм шәхси составны ташу өчен билгеләнгән. Бу хакта «Ростех» корпорациясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Батыр» үзәгендә Африка корпусына нинди белгечләр кирәк булуы турында сөйләделәр
«Батыр» үзәгенең Африка корпусына сайлап алу буенча махсуслашкан бүлегендә кандидатлар арасында кайсы белгечлекләргә бүгенге көндә аеруча зур ихтыяҗ булуы турында сөйләделәр. Бу хакта Африка корпусы вәкиле (хәрби кушаматы – Реша) хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан «Зур этнографик диктант» халыкара белем бирү акциясенә кушылды
Бүген Татарстан республикасы халкы «Зур этнографик диктант» халыкара белем бирү акциясенә кушылды. Бүген аны Казанның Халыклар дуслыгы йортында яздылар. 50 урынлы зал тулысынча тулган, күпләр милли киемнәрдән килгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанның яшь талантларын «Идел буе тавышлары» конкурсында катнашырга чакыралар
Татарстанда «Идел буе тавышлары» төбәкара туган телдәге җыр конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йортына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казан шәһәрендә беренче кар яуды
Бүген, 4 ноябрьдә, Казан шәһәрендә беренче кар яуды. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә юеш карлы видео һәм фотолар урнаштыра. Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм юеш кар явуы турында искәрткән иде. Әйтик, бу көнне кар явуы табигатьтә нәрсәне аңлата?
-
Яңалыклар
Сочи шәһәрендә Бөтенроссия көрәш ярышлары узды
2-4 ноябрьдә Сочида Бөтенроссия милли көрәш ярышлары узды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык спортчы катнашты. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Илдә тавык итенә бәя арту дәвам итә: сәбәбе нәрсәдә?
Россиядә тавык ите базарларында бәяләр кискен күтәрелүен дәвам итә. Белгечләр дә бәяләрнең якын арада кире төшүен фаразламый.
-
Җәмгыять
«Дуслыгыбыз мәңгелек булсын»: ут күршеләребездән котлау алдык
«Динара! Ӟечкыласько тонэ калык огазеяськон Нуналэн! Эшъяськонмы быдэс улонлы мед луоз!» Бүген иртән үк туган ягымнан шундый матур котлау сүзләре язылган хәбәр алдым. «Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Дуслыгыбыз мәңгелек булсын!» – дип теләкләрен җиткергән сыйныфташым.
-
Яңалыклар
Татарстан башкаласында мәктәп янында тәмәке һәм вейплар сатуны тыярга телиләр
Мәгариф оешмаларына 50 метрдан да якын булмаган арада никотинлы продукция сатуны тыярга тәкъдим ителә. Араны иң кыска җәяүлеләр маршруты буенча исәпләячәкләр.
-
Яңалыклар
«Бәхетле Оскар»: Татарстанда хезмәт эте турында фильм төшерәләр
Татарстан Республикасында «Фартовый Оскар» («Бәхетле Оскар») исемле уенлы-документаль фильм төшерү башланды. Ул Оскар кушаматлы хезмәт этенә багышланган. Эт Росгвардиянең Казан махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән һәм 2022 елда махсус хәрби операциядә катнашкан
-
Яңалыклар
Мобиль операторны, номерны саклап, «Дәүләт хезмәтләре» аша алыштыру мөмкинлеге булдырылды
Порталда номерны күчерү өчен гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде.
-
Яңалыклар
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
28 ноябрьдән Казан – Мәскәү яңа пассажир поезды йөри башлый
28 ноябрьдән Казан – Мәскәү маршруты буенча яңа №99/100 пассажир поезды йөри башлый. Поезд көнаралаш йөриячәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».